Ихлас күңелдән Яңа 2018 ел белән тәбрик итәбез

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле коллегалар, дуслар!

Сезне ихлас күнелдән якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлыйбыз!
Яңа ел яңа өметләр, яңа хыяллар, үзегезгә һәм якыннарыгызга саулык – сәламәтлек, күңелле яңалыклар, шатлык – сөенечләр , чиксез уңышлар алып килсен. Туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм матур хыяллар белән каршы алыгыз!

Әкрен генә йомшак карлар ява, 

Күңелләргә шатлык - моң салып.

Яңа елда бәхет, шатлык килсен

Кышкы бураннарга уралып!

Күңелләрдә шатлык ташып торсын, 

Сагышларга урын калмасын!

Алда туар көннәр якты булсын! 

Аллаһ кайгылардан сакласын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International