Үлем күрсәткечләре, узган елга караганда, 0,9 процентка кимегән.
Татарстан Республикасында гыйнвар-октябрь айларында халыкның табигый үсеше саклана. Ул 3 227 кеше яки 1 мең кешегә +1,0 не тәшкил итә. Россия Федерациясендә бу сан -0,9, Идел буе федераль округында -2,0 нисбәтендә. Чагыштыру өчен. Халыкның табигый үсеше Татарстанда 2016 елда 1 мең кешегә +2,9 тәшкил итә. Бу хакта бүген сәламәтлек саклау тармагында 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган матбуган конференциясендә билгеле булды.
Кеше туу һәм үлеме күрсәткечләренә килгәндә, 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, туу күрсәткечләре 13,8 процентка кимеп, 1 мең кешегә 12,5 дән гыйбарәт. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үлем күрсәткечләренең, узган елга караганда, 0,9 процентка кимеп, 1 мең кешегә 11,4 очрак булганлыгын әйтте. 2017 елда бакыйлыкка күчкән кешеләр саны 369 га азрак.
Министр Россия Президенты Владимир Путинның да сәламәтлек саклау өлкәсен беренчел өстенлеккә ия звено итеп билгеләп үтүен искәртте, републикада башкарылган эшләргә һәм алдагы планнар турында сөйләде.