Әтрәкледә арба ясыйлар

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

"Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчелеге фермалардагы малларга азык кертү өчен ат арбасын менә биш ел инде читтән сатып алмый. 

Арбаны хуҗалык хезмәтчәннәре, газ һәм электр белән эретеп ябыштыру осталары: Сергей Шкелев һәм Павел Остряков үзләре ясый.  Арба ясау өчен хуҗалыкта булган тимер-томырны кулланалар,“ВАЗ” автомобиле тәгәрмәчен генә кибеттән сатып алалар.  Эретеп ябыштыручылар  ясаган арба 7-8 центнер авырлыктагы йөкне теләсә кая илтә ала. Алар ясаган арба хуҗалыкка 3-4 ел хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International