Рөстәм Миңнеханов федераль хакимият органнарындагы Татарстан вәкилләре белән очрашты

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Татарстан Президенты Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларына беренчел бурычларын искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән традицион Яңа ел алды очрашуын уздырды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук республиканың ведомоство һәм министрлык вәкилләре катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты төбәк вәкилләре алдында торган беренчел бурычлар булып элеккечә Татарстан мәнфәгатен закон нигезендә яклау һәм Татарстанның федераль һәм дәүләт программаларында максималь мөмкинлек белән катнаштыру торганлыгын искәртеп узды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с депутатами Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации от Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, шушындый очрfшулар Татарстаннан сайланган депутатлар эшенә йомгак ясау һәм алга планнар билгеләү өчен уңай форсат булып тора.

Татарстан икътисад министры Артем Здунов республика уңышларына тукталып, федераль үзәктән расланган акчаларның узган ел белән чагыштырганда 18 процентка үсүен (2016 елдагы 72,7 млрд урынына 86 млрд сум) җиткерде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с депутатами Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации от Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

Киләсе елда Татарстанга федераль акчалар җәлеп итүдә уңай динамика сакланып калган. Төбәк өчен федераль бюджетта программа өлешендә лимит 76,6 млрд сумны тәшкил итә. Республика 17 федераль максатчан һәм 26 дәүләт программасына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International