Авыл хуҗалыгы өлкәсендә белемне үстерүгә 1,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Финанс белән "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасы кысаларында тәэмин итәләр.

Россия Хөкүмәте РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына идарә тармагы карамагындагы югары белем бирүче мәгариф оешмаларына 1230 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.

Бу хактагы карар РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзасы белән Россия Министрлар Кабинеты сайтына урнаштырылган.

Финанс авыл хуҗалыгы өлкәсендә белемне үстерү максатыннан “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында бүлеп биреләчәк, диелгән документка аңлатмада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International