РФ Пенсия фонды ел ахырында дәүләти булмаган пенсия фондлары агентларының активлыгы артуы хакында кисәтә. Алар мөмкин кадәр күбрәк клиентларны үз якларына авыштырырга тырыша, диелә РФ Пенсия фонды хәбәрендә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Гражданнарны ел ахырына кадәр тиешле карар кабул итеп, дәүләти булмаган пенсия фонды белән килешү төземәгән очракта, пенсия тупланмалары «яначак» дип куркыталар. Янәсе, дәүләт аларны үзенә алып, пенсионерларга түләүгә тотачак, ә пенсия тупланмалары хуҗасына иң әйбәт дигәндә, пенсия баллары исәпләячәк. Клиент хезмәтләре һәм РФ Пенсия фонды call-үзәкләренә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән күпсанлы гражданнар дәүләти булмаган пенсия фонды вәкилләренең шундый дәлилләрен китерә», - диелә Пенсия фонды хәбәрендә.
РФ Пенсия фондында әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен әйтәләр – пенсия тупланмалары гражданнарның шәхси пенсия счетларында саклана, инвестицияләнә һәм лаеклы ялга чыгу белән аларны түли башлаячаклар.