Тузган торактан күчерү программасын 3-4 елга озайтырга тәкъдим итәләр

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Тузган торактан күчерү программасы алдагы 3-4 елда да дәвам итәргә мөмкин, дип хәбәр иткән Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень. Аның сүзләренчә, әлеге уңайдан министрлык тиешле тәкъдим әзерли. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мондый карар кабул ителгән очракта, алдагы 3-4 елда торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген озайтырга мөмкин булачак», - дигән Мень.

Гражданнарны тузган торактан күчерү программасын Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды гамәлгә ашыра. Быел күп кенә төбәкләрдә әлеге программа төгәлләнде.

Министр сүзләренчә, программаны гамәлгә ашыру барышында 1 миллионнан артык кеше яңа фатирларга күченгән. Хәзерге вакытта фондның эше 2018 елга кадәр озайтылган, тулаем алганда программаның үтәлеше 98 процент тәшкил итә, ди ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International