Финансистлар фаразларына караганда, республика бюджетына керемнәр узган елга караганда 16 млрд сумга артачак.
Татарстан Финанслар министрлыгы 2017 ел ахырында бюджетка 278 млрд сум керем көтә. Бу хакта бүген Казан ратушасында финанс ведомстволарның уртак коллегиясендә республика финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Финансистлар фаразларына караганда, республика бюджетына керемнәр, узган елга караганда, 16 млрд сумга артачак. 2016 елда Татарстан бюджетының керем өлеше 262 млрд сум тәшкил итте.
Салым һәм салымнан булмаган керемнәр 250 млрд сум булырга тиеш. Аның күп өлешен физик затларның керемнәренә һәм табышларына салым тәшкил итә.