Россиядә балалар бакчалары төзелешенә 49 млрд сум чамасы бүлеп биреләчәк

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Россия хезмәт министры Максим Топилин сүзләренчә, бу өч яшькә кадәрге балаларны урын белән тәэмин итү өчен эшләнелә.

 Россиядә 2018-2019 елларда балалар бакчалары төзелешенә 49 млрд сум чамасы бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия хезмәт министры Максим Топилин хәбәр итте.

Президент инициативалары кысаларында өч яшькә кадәрге балаларны урын белән тәэмин итү өчен балалар бакчалары төзелеше планлаштырылган.

“Без сезнең белән белән бу программаны 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен гамәлгә ашырдык. Хәзер 0-3 яшьлекләр өчен урыннар булдыру зарур. Хәзер Ерак Көнчыгыш министрлыгы белән Мәгариф министрлыгы коллегаларының төп бурычы бу проектларны тәэмин итү. Федераль субсидия ике елда да 24,5 млрд сум булачак”, - диде ул Мәскәүдә Ерак Көнчыгыш көннәрен үткәрү кысаларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International