Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар комитеты “Дус сыйныф серләрен” ачты

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Татарстанда республика ата-аналар комитетлары бәйгесе төгәлләнде.

16 декабрьдә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесе финалы узды. Анда Татарстан муниципаль районнарыннан 59 ата-аналар комитеты катнашты. 

Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима 9 октябрьдә башланып киткән бәйгедә 1,7 мең ата-аналар комитеты катнашуын билгеләп узды.

“Дус сыйныф серләре” республика бәйгесе Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2017 елдан укучыларга тәрбия бирү максатыннан уздырыла башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International