Синоптиклар фаразлавы буенча, 18 декабрьдә һава температурасы минус 7-9 градус булачак.

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

18 декабрьдә Татарстанда көчле җил саклана (16 м/с), урыны белән кар явачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Һаваның минималь температурасы минус 8-13 градус булачак, Татарстанның көнчыгыш районнарында – минус 15-19 градуска кадәр. Көндез максималь температура – минус 6-11 градус, көнчыгыш районнарда минус 14 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

Минзәләдә һава шартлары үзгәрмәячәк. Урыны белән кар көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы – минус 9-11 градус. Көндез максималь температура – минус 7- 9 градус, көнчыгышта минус 12 градус булачак. Юлларда бозлавык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International