Иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга мөмкин

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев бөртек экспортлау узган ел күрсәткечләрен узып, 45 млн тонна тәшкил итәчәген җиткергән.

 Россия иген уңышы буенча 2017 ел рекордын кабатларга, хәтта уздырырга мөмкин. Әлеге фикерне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев "Россия 24" телеканалына интервьюда җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

“Бөртеклеләр җитештерү буенча, минем уйлавымча, без бу казанышларга ирешергә тиеш. Безнең моңа һәм алга таба исә тагын да арттырырга мөмкинлекләребез бар”, – дип җиткергән министр.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елның 5 декабренә Россиядә 139,5 млн тонна бөртек суктырылган (2016 елда – 124,6 млн тонна). Уңыш гектарыннан 30,4 центнер (2016 елда – 27,2 центнер) алынган. Шул исәптән 88 млн тонна (2016 елда - 75,9 млн тонна), гектарыннан 32,2 центнер (2016 елда - 27,9 центнер) бодай җыеп алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International