Хәләл индустриясендә гомумфедераль стандартлар булдыру мәсьәләләре карала

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Россия ислам институтында "Хәләл" техник комитетының беренче утырышы уза.

Хәләл продукция һәм хезмәтләрнең илкүләм стандартларын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү буенча республикада эш башланды. 2017 елның июлендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Хәләл продукцияне җитештерү өлкәсендә техник комитет оештырылды. Бүген Россия ислам институтында бу комитетның беренче утырышы уза.

Заседание технического комитета производства Халяль

Түгәрәк өстәл форматында оештырылган утырышта 2020 елга кадәр хәләп продукцияне һәм хезмәтләрне стандартлаштыру юнәлешендә башкарылырга тиешле эш, әлеге эшчәнлектә төп кыенлыклар һәм кулланылачак ысуллар хакында сүз барды.

"Хәләл продукция һәм хезмәтләр" проекты техник комитетының рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп узганча, хәләл индустриясе бөтен дөньяда бик актив таралыш ала, шул исәптән бездә дә. Шуңа күрә хәләлгә карата гомумфедераль стандартлар булдыру бик мөһим эш.

Заседание технического комитета производства Халяль

“Кайчан да булса хәләл продукция һәм хезмәтләрне стандартлаштыру мәсьәләсе барыбер калкып чыгар иде. Без киләчәкне күзаллап эш итәбез. Дәүләт катнашында без бу стандартларны булдыру бурычы куйдык. Бу стандартларның үзебез өчен дә, дәүләт өчен дә ярашлы булуы зарур. Алар безне тулысынча канәгатьләндерергә һәм шул ук вакытта юридик яктан дөрес булырга тиеш”, – дип билгеләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International