Коррупция проблемалары буенча республика яшьләр форумы узачак

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Казанда IТ-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика яшьләр форумы узачак. Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуы көтелә, дип хәбәр итәләр парламентның матбугат хезмәтеннән.

Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында видеофильмны карагач, форумда катнашучылар үзара фикер алышачак. Кайсы өлкәләрдә коррупция ихтималы зур – шул мәсьәләләр күтәреләчәк.

Экология, медицина, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшмәкәрлек, мәгариф, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалык тармагында коррупция турында сөйләшүләр көтелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров белән берлектә, коррупциягә каршы кануннар турында сүз булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International