Авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы чәчүгә әзерлиләр

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

«40х60» программасы буенча 650дән артык авыл хуҗалыгы берләшмәсе 3 меңгә якын төрле техника сатып алган, субсидияләрнең гомуми күләме – 1,55 млрд сум.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов техник модернизацияләү һәм 2018 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү барышы турында сөйләде. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Министр республиканың авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү темасына кагылды. «40х60» программасы буенча 650дән артык авыл хуҗалыгы берләшмәсе 3 меңгә якын төрле техника сатып алган, субсидияләрнең гомуми күләме – 1,55 млрд сум.

Марат Әхмәтов «Трактор программасы»н да билгеләп үтте, бу программа хуҗалыкларга ярты бәясенә энергия белән тәэмин ителгән, 300 ат көче булган тракторлар сатып алырга ярдәм итә.

Бер атна элек республиканың барлык районнарында да техниканы саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонт эшләре кабул ителә башлаган.

Ремонт сезонында техниканы 2018 елгы кыр эшләренә сыйфатлы итеп әзерләргә кирәк. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдинглар җитәкчеләрен, кышкы чорда барлык дилерлар да һәм заводлар да ташламалар бирәләр, дип кисәтте.

Соңыннан министр билгеләп үткәнчә, ремонт эшләрен тизләтү өчен районнарда киләсе атнадан тематик семинар-киңәшмәләр узачак.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын камилләштерү авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару нәтиҗәлелегенең иң төп факторы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International