Юл өслеген эшкәртү өчен бозлавыкка каршы реагентларның 5,5 проценты сарыф ителгән инде.
342 берәмлек махсус техника Татарстан аша үтә торган федераль трассаларны кардан арындыра, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы матбугат хезмәте.Юлларны кышын карап тоту өчен, 144 мең тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 115 мең тонна ком һәм 30 мең тоннага якын тоз әзерләнгән. Юл өслеген эшкәртү өчен бозлавыкка каршы реагентларның 5,5 проценты сарыф ителгән инде.
Подряд оешмалары тарафыннан 23 ком базасы, техника өчен 33 җылы стоянка, машина йөртүчеләр ял итү һәм җылыну өчен 25 бина әзерләнгән.
Моннан тыш, подряд оешмалары бозлавык барлыкка килү ихтималы булган юл участокларында «Тайгак юл» дигән вакытлы билгеләр урнаштырган.
Республика аша үтә торган федераль трассаларда 40 юл метеостанциясе һәм видеоконтроль системасы юллардагы вазгыятьне контрольдә тота.