Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
5 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр, юеш кар, ә кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук буран, томан һәм бозлавык хакында кисәтә. Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.
Минзәлә төнлә юеш кар, урыны белән бозлы яңгыр явачак. Юеш кар көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук төнлә Минзәләдә урыны белән бозлавык, томан булачагы, көндез буран чыгачагы хакында хәбәр итә.
Республикада җилнең тизлеге секундына - 15-20, ә Минзәләдә 15 метрга җитәргә мөмкин.