Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

2017 елның 1 декабре, җомга

Казанда электр утының бәясе - 5 процентка, салкын суның бер кубометры 4 процентка кадәр артачак. Татарстанда 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы карары республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән.

2018 елның 1 гыйнварыннан муниципалитетларда түләү күләме индексы 0 дип билгеләнгән. 1 июльдән ул 4,2 процентка кадәр арта, диелә документта.

Казанда электр утының бәясе 5 процентка – 3,74 сумга, салкын суның бер кубометры 4 процентка - 19,59 сумга кадәр арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International