Россия Төзелеш министрлыгы төбәкләрдә торак төзелешенә 20 млрд сум бүлеп биргән.
Татарстан киләсе елда һәм 2019-2020 елларда план чорына торак төзелешен үстерүгә 1,2 млрд сум алачак, дип яза “РИА Новости” Россия Төзелеш министрлыгы материалларына сылтама белән.
Россия Төзелеш министрлыгы төбәкләрдә торак төзелешенә барлыгы 20 млрд сум субсидия бүлеп биргән.
Шулай итеп, Карачаево-Черкессия 1,34 млрд сум, Дагестан һәм Белгород өлкәсе һәрберсе 1,2 млрд сум, Свердловск 1,16 млрд сум алачак.
Иң аз субсидия Ярослав өлкәсенә биреләчәк, ул 43,36 млн сум тәшкил итә.