Ата-аналар балалар куркынычсызлыгы турында сөйләячәк

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

“Зебра” Бөтенроссия балалар куркынычсызлыгы марафоны сайтында ата-аналардан сораштыру үткәрелә.

Татарстанда ата-аналар “Зебра” Бөтенроссия балалар куркынычсызлыгы марафоны кысаларында балалар куркынычсызлыгы турында сораштыруда катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына марафон матбугат секретаре Иван Ефимов хәбәр итте.

Марафон бүген башланды һәм 17 декабрьдә тәмамланачак. Сораштыру балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатканда туган проблемаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча белгечләр киңәшләр бирәчәк.

Сораштыру “Зебра” Бөтенроссия балалар куркынычсызлыгы марафоны сайтында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International