29 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар булачак. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы төнлә -4-9, көндез максималь температура – 0..-5 градус булачак
Минзәләдә төнлә явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы – -5..-7 градуска кадәр төшә. Көндез максималь һава температурасы -1..-3 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.