Бүген район мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган концерт булды. Концерт башлангач район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Районыбыз үзешчәннәре әниләр өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр, бүген алар өчен күбрәк мәктәп, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.





