Ислам илләрендә биш ел эчендә 200 меңнән артык кеше террор корбаны булган

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бу чорда террорчылар әлеге илләрнең икътисадына 358 миллиард доллар зыян китергән.

Соңгы биш ел эчендә ислам илләрендә терактлар нәтиҗәсендә 200 меңнән артык кеше яраланган яки үтерелгән, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы Террорга каршы ислам илләре коалициясе мәгълүматларына сылтама ясап.

Бу чорда террорчылар әлеге илләрнең икътисадына 358 миллиард доллар зыян китергән.

Гыйрак, Әфганстан, Пакыстан һәм Нигерия терактлардан аеруча нык зыян күргән: террорчылык һөҗүмнәре корбаннарының 70 проценттан артыгы әлеге дәүләтләргә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International