С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының иң соңгы премьераларыннан берсе – А.Н.Островскийның “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) драмасы, режиссеры Зиннур Сөләйманов, театр сәхнәсендә тагын бер кат аншлаг белән узды. Кайбер тамашачыларыбызга билетлар җитми дә калды. Бу атнаның җомгасында (24 ноябрь) күрсәтеләчәк Х.Җәвитнең “Иблис” (“Дьявол”) трагедиясенә, режиссеры Сергей Потапов, билетлар шулай ук сатылып бетте.