Минзәлә журналистлары “Почтальонга ярдәм ит” акциясен башлап җибәрә

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Почтальон һөнәре барлыкка килгәндә аның төп бурычлары булып хат тарату, төрле эчтәлектәге телеграмма илтү, газета өләшү булгандыр. Соңга таба төрле хезмәтләрнең квитанцияләрен тарату өстәлде, хәзер товар сатып йөрүләре дә сәер тоелмый. Газетага яздыру һәм тарату бурычын алардан берәү дә алмады. Район газетасына яздыру һәм аны вакытында (өйгә кадәр) адрес буенча җиткерүдә проблемалар туа башлагач, “Минзәлә”-“Мензеля”ны таратуны “ТАТМЕДИА” филиалы үз өстенә ала бара. Шул ук вакытта почта аша язылырга теләүче шәһәр кешеләренә район газетасына язылу мөмкинлеген арттыру буенча декабрьдә “Почтальонга ярдәм ит” акциясен башлап җибәрәбез. Сәбәбе бик гади. Безгә район газетасына почта аша язылыр идем, керүче юк дип мөрәҗәгать итүчеләр арта бара. Шуңа район газетасына почта аша язылырга теләүчеләр булса, 3-26-46, 3-28-32, 3-28-33, 8-9179077451 (Марсельеза) телефоннары аша шалтыратыгыз. Без сезнең адресларны Минзәләдәге почта җитәкчеләренә бирәчәкбез. Почтальонның сезгә керергә вакыты булмаса, үзебез барып яздырачакбыз. Тулы мәгълүматны әлеге телефоннар буенча алып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International