Бүген явым-төшем көтелми

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Һава температурасы 5 градуска кадәр җылына.

 Татарстан Гидромтеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 22 ноябрьдә республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми.

 Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда 0..+5, Минзәләдә  +2..+4 градус җылы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International