Сәламәтлек саклау министрлыгы электрон сигаретларның тискәре йогынтысы хакында сөйләде

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

«Аларның составында никотин бар, ул кешеләрдә тәмәкегә бәйлелек барлыкка китерә», – ди Олег Салагай.

Электрон сигаретлар моңарчы тартырга җыенмаган кешеләрне тәмәкегә ияләштерә, ә аларны җәмәгать урыннарында куллану социаль норма буларак кабул ителә. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый сәламәтлек һәм коммуникацияләр департаменты директоры Олег Салагай шундый фикер белдерде, дип яза «Известия».

Салагай искәрткәнчә, электрон сигаретлар шуның белән дә куркыныч: алар ярдәмендә тәмәке тартуга психологик бәйлелек формалаша. «Аларның составында никотин бар, ул кешеләрдә тәмәкегә бәйлелек барлыкка китерә», – диде эксперт Бөтенроссия яшьләр форумында ясаган чыгышында.

iz.ru порталы язуынча, моңа кадәр Вирджиния университеты галимнәре көмәнле вакытта электрон сигаретлар тарту балаларның төрле кимчелекләр (авыз куышлыгы һәм биттә) белән туу ихтималын ачыклаган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International