Көндезге 12гә референдумда катнашучылар саны 36 процент тәшкил иткән

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Үзара салым мәсьәләләре буенча тавыш бирү кичке 8гә кадәр дәвам итә, республикада барлыгы 1706 сайлау участогы эшләде.

 Татарстанда 12 сәгатькә үзара салым мәсьәләләре буенча референдумда катнашучылар саны уртача 36 процент тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр иттеләр.

Тавыш бирү барышын “Бердәм Россия”, “Яблоко”, “Парнас” һәм КПРФ партияләре вәкилләре күзәтте. Ульяновск, Самара, Волгоград өлкәләре, Пермь крае, Мордовия, Чуваш республикаларыннан да күзәтүчеләр килде.

Татарстанда үзара салым мәсьәләләре буенча тавыш бирү кичке 8гә кадәр дәвам итте, республикада барлыгы 1706 сайлау участогы эшләде.

Шунысын да искәртик: кичә 43 муниципаль берәмлеккә караган 852 авыл һәм 20 шәһәр җирлегендә үзара салым буенча референдумнар узды.

Программа 2013 елда старт алды. Шул вакыттан бирле 1 сумга 4 сум исәбеннән 2,8 миллиард сумнан артык акча җыелган. Әлеге акчалар җирлектәге мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International