Мәктәпләрдә ата-аналар татар телен укытуны сорап гариза яза

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Адымнар" тапшыруында башкаланың 34 нче мәктәбе мисалы күрсәтелде.

Казанның 34 нче номерлы татар-рус мәктәбе директоры урынбасары Нурия Гыймадиева сүзләренчә, татар теле дәресләрен кире кайтаруны сорап, мәктәп җитәкчелегенә ата-аналардан 60-70 гариза килеп ирешкән. Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында телеканал корреспондентына белдерде.

"Бу кыска гына арада эшләнгән эшләр. Әти-әниләр аларны аңлап та бетермәде", - ди директор урынбасары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International