КФУның татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры "Адымнар" тапшыруында шулай дип белдерде.
Казан федераль университетында татар теле курсларына йөрергә 930 кеше теләк белдергән. Бу хакта "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында КФУның татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова белдерде.
Аның сүзләренчә, хәзергә 500 ләп кеше актив рәвештә татар телен өйрәнү белән шөгыльләнә.
"Милләтләре ягыннан алар төрле: татарлар да, руслар да, төрекләр дә бар", - диде ул.