Татарстан китап нәшрияты яңа китаплар тәкъдим итә

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Чарада нәшрият хезмәткәрләре дә катнашачак.

17 ноябрь көнне Татарстан китап нәшриятының Бауман урамы, 29/11 (“Нур-маркет”) адресы буенча урнашкан фирма кибетендә нәшриятнең яңа чыккан басмалары белән танышырга  мөмкин булачак. Бу хакта нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матур әдәбият редакциясе мөдире Газинур Морат, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева яңа китаплар белән таныштырачак. Шунда ук “Казанский альманах”ның баш мөхәррире, язучы Әхәт Мушинский яңа, өч телдә чыккан “Татар әдәбиятына чикләр юк” китабын тәкъдим итү планлаштырыла.

Чара барышында оттырышсыз лотерея уйнатылачак. Төп бүләк, әлбәттә инде, китап булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International