Авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре Мәскәүдәге съездга җыела

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Съездның беренче көнендә делегатлар секцияләргә бүленеп эшләсә, икенче көнне пленар утырыш узачак.
16 һәм 17 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә V Бөтенроссия авыл хуҗалыгы кооперативлары съезды уза. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм Россия авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацияләре тарафыннан оештырыла торган чарада 600 дән артык кеше катнашуы көтелә. Алар арасында авыл хуҗалыгы кооперативларының төбәкләрдәге җитәкчеләре, кооператив вәкилләре, фән хезмәткәрләре һ.б. затлар бар.

Съездның беренче көнендә делегатлар секцияләргә бүленеп эшләсә, икенче көнне пленар утырыш узачак. Аңа Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев рәислек итәр дип планлаштырыла.

Чара барышында кооператив вәкилләрен борчыган мәсьәләләр, аларга күрсәтелгән дәүләт ярдәме, кооперативларның роле хакында фикер алышу күздә тотыла, диелә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International