Аның сүзләренчә, туфрак, җир-сулар һәм урманнарның бүгенге халәте борчуга сала. “Көндәшлеккә сәләтле булу өчен, без сыйфатлы продукция җитештереп кенә калмыйча, аның бәясен билгели белергә тиеш. Быел без нәкъ шушы мәсьәлә белән очраштык. Кирәкле һәм күп күләмдә җитештерелгән ашлыкны сата алмыйбыз. Бу очракта “яшел икътисад” ярдәмгә килә”, - диде ул.
Утырышта шулай ук агроэкология белән “яшел икътисад” өлкәсендә фәнни-белем бирү кластерларын булдыру турында да сүз барды. Мәсәлән, Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан булдырылган фәнни-белем бирү кластеры бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп килә. “Әлеге кластер кысаларында хәтта аерым юнәлеш булдырырга да ниятлибез. Ләкин бу өлкәдә белем бирү системасын үстерү мәсьәләсе кискен хәлдә. Президент әйткәнчә, “яшел икътисад” белем бирү-укытуга мохтаҗ. Дөрес, агрономия факультетында агроэкология буенча белем бирелә, тик бу системаны тагын да камилләштерү таләп ителә. Сүз уңаеннан, 2019 елда әлеге факультет оешканга 100 ел тула”, - диде Казан дәүләт аграр университеты профессоры Радик Сафин.

Аның фикеренчә, туфрак халәтенең күрсәткечләре, биологик активлыгының кимүе җитди проблемалар барлыгын дәлилли. “Туфрак сәламәтлеген яхшыртуның мөһим бер юнәлеше – биологизация, ягъни уңыш китерә торган агроэкологик чаралар җыелмасы. Хәзерге вакытта галимнәр игенчелек биологизациясе буенча республика программасы өстендә эшли. Аның төп юнәлеше - туфракның сәламәтлеген яхшырту”, - дип белдерде Радик Сафин.
Утырышта агроэкология белән “яшел икътисад” өлкәсендә фәнни-белем бирү кластерлар булдыру турындагы мәгълүматны исәпкә алу карары кабул ителде.