Татар Кыш Бабае иң популяр Кыш Бабайлар исемлегенә кергән

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Рейтинг резиденциягә кунакка килгән туристлар санына карап төзелгән.

Татар Кыш Бабае 2017-2018 елларда иң популяр Кыш Бабайлар исемлегенә кергән. Әлеге рейтингны, резиденциядә никадәр туристлар кунак булуга карап, "ТурСтар" аналитик агентлыгы төзегән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Россиянең иң популяр 10 Кыш Бабае исемлеген Устюгтагы Дед Мороз җитәкли. Икенче урында- Кырлайның Кыш Бабае. Беренче өчлекне Карелеяның Паккайнесы йомгаклый.

Бу исемлектә Саган Убген (Бурятия), Тол Бабай (Удмуртия), Юшто Кугыза (Марий Эл), Якшамо Атя (Мордовия), Хель Мучи (Чувашия), Ямал Ири (Ямало-Ненец автоном окургы) һәм Соок Ирей (Тува) да бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International