Китапханәләр газета-журналларга өстәмә яздыруга мохтаҗ

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Татарстан мәдәният министры сүзләренчә, матбугат укучыларның массакүләм-мәгълүмат чараларына ихтыяҗы әлегә тиешенчә канәгатьләндерелә алмый.Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, авыл китапханәләре вакытлы матбугатка өстәмә яздыруга мохтаҗ. Бу хакта ул кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырышында әйтте.

“Мәдәният йортлары белән беррәттән, авыл китпаханәләре дә мөһим мәдәният учагы булып тора, – диде ул үз чыгышында. – Татарстан – китапханә челтәрләре киң җәелдерелгән булу белән дан тота. Илдә китапханәләр күпләп ябылганда, республика аларны саклап кала алды. Аларның бер өлеше (67,7%) мәдәният йорты биналарына урнашкан. Авыллардагы 1308 китапханәнең 11,5 %ы гына канәгатьләнерлек дигән шартларга туры килми.

Выездной комитет ГС РТ по образованию, науке и национальным вопросам

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International