Балалар ризыгы “Хәләл” сертификациясен узган.

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе
Россия балалар ризыгы җитештерүчесе хәләл итле пюре чыгара башлаган

Россия балалар ризыгы җитештерүчесе хәләл итле пюре чыгарган, дип хәбәр итә компания матбугат хезмәте.

Хәбәрдә сарык, сыер һәм чебеш ите ассортиментындагы пюре җитештерелүе һәм барлык продукциянең мәҗбүри “Хәләл” сертификациясен узганлыгы җиткерелгән.

Җитештерүче заводында тиешле җиһаз урнаштырылган, “Хәләл” сертификаты булган чимал кулланып җитештерү процессына контроль кертелгән, предприятие персоналы хәләл балалар ризыгы җитештерү өчен махсус өйрәнү узган.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International