456 татар теле укытучысы яңадан әзерлек узарга теләк белдергән

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Чаллы һәм Казанда оештырылган курсларда уку вакыты 250 сәгать тәшкил итәчәк.
ТР Мәгарифне үстерү институтына Татарстанның төрле муниципалитетларындагы татар теле укытучыларыннан яңадан әзерлек үтү буенча 456 гариза килгән.

«ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәресләре кимүгә бәйле рәвештә проблемалары килеп туган татар теле мөгаллимнәре өчен яңадан әзерлек курслары оештыра», - дип хәбәр итте ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик бүлеге башлыгы Гөлнара Гафурова.

Чаллы һәм Казанда оештырылган курсларда уку вакыты 250 сәгать тәшкил итәчәк. Педагоглар теләсә кайсы фәнне (рус теле, тарих, география һ.б.) сайлый ала. Шунысын да искәртик: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап, бер генә татар теле укытучысы да эштән кыскартылмаячак дип белдергән иде. «Уку чиреге башланды, безнең тарафтан карар кабул ителде – бер генә мөгаллим дә эштән җибәрелмәячәк. Моның өчен һәр мәктәптә юл карталары бар», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International