Синоптиклар көчле җил һәм томан хакында кисәтә

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга кадәр җитәчәк.

 Татарстан Республкасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсекөчле җил һәм томан хакында кисәтә. Бүген кич белән һәм төнлә, шулай ук иртәгә иртән республика территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, 15 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Минзәләдә томан төнлә төшәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International