Татарстан парламенты җитәкчесе Чаллыда лекция белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда район депутатлары, муниципаль хезмәткәрләр, гомуми белем биирү учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый палата вәкилләре, студентлар алдында ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган лекция белән чыгыш ясады. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу яңа уку елында гына ачылган 41нче урта мәктәптә узды.