Бүген көчле җил көтелә

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда да көчле җил көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17, Минзәләдә 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Урыны белән томан.

Көндезге һава температурасы Татарстанда 0..+5, Минзәләдә  +2..+4 градус җылы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International