Мөселман дискуссия клубы кунаклары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Айдар Шәйхин "Туган тел" темасына фикер алышты.
Кичә Казанның Галиев мәчетендә Мөселман дискуссия клубы чираттагы утырышын уздырды. Кунак буларак Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм “Гыйлем” проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхин чакырулы иде. “Татар-информ” хәбәрчесе дә бу фикер алышуда катнашты.
Дискуссия утырышында төп мәсьәлә булып республикабызда татар теле вазгыяте куелган иде. Биредә мәктәпләрдә татар теле кыскартылуы түгел, ә ничек итеп адәм баласына үз туган теленә мәхәббәт уяту проблемасы турында фикер алышу барды.