“Халык контроле” системасы

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бер ел эчендә Татарстанда “Халык контроле” системасына килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр саны 14 процентка арткан. Уңай хәл ителгән гаризалар саны 80 процентка җит­кән. Бу хакта кичә журналистларга Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.


Татарстан элемтә һәм мәгъ­лүматлаштыру минис­тры урынбасары Тимур Зарипов сүзләренә караганда, 2012 елның апреленнән га­мәлдә булган системада барлыгы 62 бүлек исәпләнә. Рес­публика халкыннан килгән иң күп мөрәҗәгатьләр элек­кечә үк территорияне төзек­ләндерү (14,6 мең гариза), юллар (10,6 мең), юл хәрәкә­тен оештыру (3,8 мең) һәм ТКХ (4,5 мең) мәсьәләләренә кагыла. Быел “Халык контро­ле”ндә тагын унлап яңа бүлек пәйда булган. Аларда опека, попечительлек, социаль яр­дәм чаралары, эшсезлек буенча пособие, торак төзеле­ше, пен­сия белән тәэмин итү, социаль иминиятләштерү буенча пособие һәм түләүләр, эшмәкәрләр хокукын яклау, инвалидларга күрсәтелгән тернәкләндерү хезмәте һәм техник тернәкләндерү чараларына кагылышлы мөрәҗә­гать­ләр кабул ителәчәк. Казан, Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Әгерҗе, Арча, Актаныш, Баулы районнарында “Халык контроле” системасы аеруча яхшы эшли икән.


Алкоголь продукциясен законсыз рәвештә җитеш­терү һәм сатуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр бүлеге 2 ноябрьдән ябык режимда эш­ли. Шул рәвешле хә­зер бу темага кагылышлы гаризаларны җаваплы органнар гына күрә ала. “Моңа кадәр күпләр, тормышы өчен куркып, андый рухтагы гаризалар юлларга курка иде. Өстәвенә, законсыз рәвештә хәмер сатучылар “Халык контроле”ндәге хәбәрләрне күзәтеп барып, үз эшләрен вакытлыча туктатып тора да соңрак бу эшкә кабат керешә иде”, – ди Сәрия Сабурская.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International