Татарстан Президенты Татарстан мәктәпләрендә тынычлык булырга тиеш, дип белдерде.
"Татарстан мәктәпләрендә тынычлык булырга тиеш. Безнең яктан бернинди хокук, канун бозуга каршы адымнар булмаячак. Без республика дәүләт теле атнасына ике сәгать укытылу турында яңа федераль стандарт көтәбез”, – дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу сүзләрне ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу барышында җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт телләрен укыту варианты әзерләнүен, анда федераль һәм республика кануннары нормалары исәпкә алынуын җиткерде. “Әлеге документ алдан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән килештерелде. Әлеге документ кертелде”, – диде Татарстан Президенты һәм федераль министр Ольга Васильева белән кичә очрашу узуын искә төшерде. “Раслану бар”, – дип өстәде ул. Республиканың мәгариф системасына карата бернинди сораулар булырга тиеш түгел, дип белдерде Президент.