Синоптиклар фаразлавынча, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 9 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә, талгын.
Татарстанда һава температурасы төнлә – 0..-5, көндезге сәгатьләрдә -1..+4 градус булачак.
Минзәләдә төнлә -2..-4, көндез +1..+3 градус булачак.