Йортларны өлешләп төзүдән баш тарту өчен өч ел вакыт бирде

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Кремль сайтында хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм Ипотека торак кредиты агентлыгына йөкләмә басылган. Россия Президенты өлешләп төзү практикасыннан тулаем баш тарту өчен өч ел вакыт биргән. Кремль сайтында хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм Ипотека торак кредиты агентлыгына йөкләмә басылган.

Документта билгеләнгәнчә,  15 декабрьгә кадәр алар гражданнарның төзелеш өчен булган банк кредиты һәм башка финанслау формаларын алмаштыру планын расларга тиешләр. Ягъни, өч елдан соң рисклар өлешчеләр җилкәсенә түгел, ә профессиональ институтларга ятачак.

Алдан хәбәр ителгәнчә, октябрь ахырында Президент хөкүмәт белән бергә узган киңәшмәдә торакны өлешәп төзүдән әкренләп проектлы финанслау механизмына күчүне йөкләгән иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International