Әлеге бәйрәмнең рәсми рәвештә билгеләп үтелә башлавына да ун елдан артык вакыт үткән. Тик 4 ноябрьнең нинди көн икәнен белеп бетермәүчеләр шактый икән әле. “Левада” үзәге тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген ил халкының 53 проценты гына бу бәйрәмнең нидән гыйбарәт икәнен белә. Халыкның 5 проценты исә аны 7 ноябрь – Октябрь революциясе көне белән бутый.