3 ноябрь көнне "Россия 1" каналында татарча яңа тапшырулар чыга башлый

2017 елның 3 ноябре, җомга

Телевизор пультының икенче төймәсенә басуга Россия 1 каналы күрсәткәнен белмәүчеләр юктыр. Россия 1 каналында төбәк яңалыклары өчен дә вакыт каралган. “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе яңалыкларны республикабызның ике дәүләт телендә эфирга чыгара. Бүген яңалыклар хезмәтенең эш нәтиҗәсе хуплауга лаек: тамашачылар актуаль хәбәрләр белән таныша, объектив карашны ишетә, борчыган проблемаларын хәл итү юлларын таба.

Россия 1 – Татарстан каналының тагын бер юнәлеше - милли тапшырулар редакциясе эшчәнлеге. 

 

Сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә иртәнге тугыздан унга кадәр татар һәм рус телләрендә, Татарстанның мәдәният – сәнгать өлкәсендәге вакыйгаларны чагылдырган, танылган шәхесләр, үрнәк  гаиләләр, үз эшенең осталарына мәдхия җырлаган тапшырулар әзерләнә. Тематик фильмнар төшерелә. +

 

“Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе ноябрь аеннан Милли тапшырулар редакциясе яңа тапшырулар тәкъдим итте. Хәзер җомга саен эфирга “Хәерле көн, Татарстан”, сишәмбе көннәрендә “Добрый день, Татарстан” тапшырулары чыгачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International