Бурыч – республикада тынычлыкны саклап калу

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Октябрь аенда прокуратура вәкилләре Рособрнадзор белән берлектә Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуның ихтыяри булуын тикшерә башлады.  Мондый төр тикшерүләр Минзәлә мәктәпләрендә дә булып, директорларга уку планындагы кимчелекләрне төзәтергә дигән предписание бирелде. Инде беренче чирекне тәмамлап килгән көннәрдә барлык ата-аналарны җыеп, балаларына татар те- лен укытуга каршы яки каршы булмаулары турында ризалык кәгазе яздырдылар. Риза булган очракта да, алга таба татар теле ба- лаларга хәзерге күләмдә укытылмаячак. Ул я факультатив дәрес формасында кала- чак һәм билге куелмаячак, я инде тел һәм әдәбият дәресләре бик аз күләмдә калачак һәм укучы белеме билге белән бәяләнәчәк дигән сүзләр чыкты. Татар телен укыту ва- риантлары арасында уку программасыннан әлеге фәнне гомумән алып ташлап, биш көнлек укуга күчү варианты – татар теле укытучыларын урамга куып чыгару дигән сүз. Рус милләтеннән булган ата-аналарның күпчелеге татар телен укыту яклы, ләкин җиңелрәк программа буенча. Әйе, бу мәсьәлә белән – татар теле фәне генә түгел, ә милләт язмы- шы да кузгатыла. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, актив җәмәгать эшлеклеләре, төрле иҗтимагый оешмалар мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калырга тырыша. Шушы көннәрдә ТР Халыклар ассамблеясы тел сәясәте һәм республика мәктәпләрендә рус һәм татар телләрен укыту мәсьәләсен җайга салу буенча Резолюция кабул итте. (аның тулы эчтәлеген мензеля.ру сайтындагы “Көн темасы” рубрикасын- нан эзләп табып укырга була.) – Әлеге Резолюция РФ Фән һәм мәгариф министрлыгына да җибәреләчәк. Эш бара, әле озак барыр, минемчә. Безнең бурыч – ре- спубликада тынычлыкны саклап калу, – дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов үзенең журналистларга биргән интер- вьюсында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International