Урамнар яктыртыла

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Узган ел үзара салым акчасына авыл җирлеге территориясен төзекләндерү, яшелләндерү чаралары дәвам ителгән иде.  Бикбау авыл җирлеге башлыгы 2017 елгы үзара салым һәр кешедән 300 сум исәбеннән 104 мең 700 сум җыелды, республика бюджетыннан кайтканын кушып, 523,5 мең сум акчабыз булды. Бу средстволарның бер өлешенә Бик- баудагы Гагарин, Вахитов урам- нарында (электр үткәргечләре сузып), шулай ук Ахматовка, Куян авылларында урамнарга яктырт- кычлар урнаштырылачак. Үзара салым акчасы кайтты, шушы көннәрдә әлеге эшләрне башлый- быз. Үзара салымның калган өлеше Сабантуй һәм Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру чараларына тотылачак. Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай белән Кар кызы матур костюмнар белән бәйрәмгә нур өстәр, алар өчен яңа костюмнар тектердек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International