Бүгенге көнебез матур, киләчәгебез дә шулай дәвам итсен

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Авылларның төзекләндерелүе барыбыз өчен дә зур шатлык ул. Үзара салым буенча референдумга да авыл җыенында күтәрелгән, авыл кешеләрен аеруча борчыган мәсьәләләр кертелә.  Яңа Мәлкән авыл җирлеге баш- лыгы Узган елгы референдум нигезендә безнең җирлектә авыл кешеләреннән 300әр сумнан бар- лыгы 106 мең сум акча җыелган иде. Республика бюджетыннан моның өчен 424 мең сум акча кайтты. Халыкның үз ризалыгы белән җыелган үзара салым акчасы тиененә кадәр максатчан фай- даланыла. 2017 ел өчен үзара салым акчасына җирлектәге зиратларның территорияләрен төзекләндерү эшләре дәвам итте- релде. Яңа Мәлкән авыл зираты- на чүкеп ясалган капка эшләнде. Дүрт зиратка да зиратта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган такта- лар элеп куелды. Яңа Мәлкән һәм Дусай Кичү авылларында йорт- ларга урам исемнәре һәм номер- лары язылган күрсәткечләр куел- ды. Үзара салымның бер өлешенә авыллардагы чүплекләрне бетерү буенча эшләр дә башкарылды. Иске Мәлкәндә Тапиков ура- мына (125 метр) вак таш-ком кат- нашмасы салыначак. Әлеге эшне башкару өчен подрядчы оешма билгеләнүен көтәбез. Авылдаш- ларыбыз Яңа Мәлкән авылындагы чишмәнең суын яратып эчә, үзара салым акчасына әлеге чишмәне төзекләндерү эшләре дә башка- рылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International